«Туган тел» татар гомумтел корпусы

Татар теленең «Туган тел» корпусы - хәзерге татар әдәби теленең лингвистик ресурсы. Проект «2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Дәүләт программасы нигезендә гамәлгә ашырыла. Корпус киң катлау кулланучыларга: татар, төрки һәм гомуми тел белеме белән шөгыльләнүче галимнәргә, татар теле укытучыларына, мәдәният эшлеклеләренә, татар телен өйрәнүче һәм аның белән кызыксынучы һәркемгә файдалы булыр дип өметләнәбез.

Корпусның күләме 2018 елның декабрендә 180 миллионнан артык сүз кулланышы тәшкил итте. Корпуста төрле стиль һәм жанрларга керүче текстлар урын алган (матур әдәбият, матбугат язмалары, рәсми документлар, уку-укыту әдәбияты, фәнни хезмәтләр һ.б.). Һәр документның махсус мета-тасвирламасы бар (текстның авторлары һәм аларның җенесе, язылу даталары, жанр, бүлекләр, өлешләр һ.б. турында мәгълүмат). Корпуска кертелгән текстларга морфологик тамгалау (“разметка”) ясалган: һәр сүз формасының сүз төркеме һәм грамматик характеристикалары турында мәгълүмат компьютер тарафыннан автомат рәвештә эшкәртелә торган махсус шартлы билгеләр белән белдерелгән. Әлеге морфологик тамгалау PC-KIMMO программа кораллары белән татар теле өчен махсус төзелгән ике дәрәҗәле морфологик анализ модуле ярдәмендә автомат рәвештә башкарыла.

Корпус өчен ясалган эзләү системасы ярдәмендә тел материалын лексема, сүз формасы һәм аерым грамматик характеристикалар буенча эзләргә мөмкин.

Проектта ТР Фәннәр академиясенең «Гамәли семиотика» фәнни-тикшеренү институты һәм Казан федераль университеты хезмәткәрләре (Җ.Ш. Сөләйманов, О.А. Невзорова, Р.А. Гыйльмуллин, А.Р. Гатиатуллин, Ә.М. Галиева, Б.Э. Хәкимов, М.М.Әюпов, Д.Җ. Якубова, Р.Р.Гатауллин, Д.Р. Мөхәммәтшин, Р.Р. Билалов) хезмәткәрләре, Казан федераль университетының студентлары һәм магистрантлары катнаша.

Корпусны төзүчеләр корпус архивы өчен текстларның электрон версияләрен тәэмин иткән нәшрият коллективларына һәм фондларга тирән рәхмәтләрен җиткерә. Аерым рәхмәтебезне «Ялкын» һәм «Идел» журналлары, «Ватаным Татарстан» һәм «Шәһри Казан» газеталары редакцияләренә, «Вакыт-Мәгариф» нәшриятына һәм «Татарстан китап нәшрияты» дәүләт унитар предприятиесенә белдерәбез.