Search results
- Мин бу хәлгә һич гаҗәпләнмим, киресенчә, тузган, таушалган шәһәремә, үз җилкәсендә күп авырлыкларны күтәреп чыкканы өчен, кулымны күкрәгемә куеп, ихтирам белән баш иеп үтәсем килә. Еники Әмирхан . Икенче көнне
- Фронттан кайткан кеше күрешергә үзе башлап барса да, гаептән саналмас, дидем дә, трамвайлар туктый торган урынга таба киттем. Еники Әмирхан . Икенче көнне
- өстендә аның куе-зәңгәр костюм, башында кар шикелле ак берет, аякларында кара ефәк оеклар өстеннән кигән шундый ук төстәге биек үкчәле модный туфлиләр иде. Еники Әмирхан . Икенче көнне
- — дип баш идем. Еники Әмирхан . Икенче көнне
- әле дә хәтеремдә, аның дулкынланып артка яткан аксыл чәчләре, ике якка туры гына сызылып киткән чәченнән тоныграк нечкә кашлары, матур башын ия төшеп, озын керфекләрен югары таба күтәреп, каш астыннан кешегә текәлеп карый торган соры күзләре, киңрәк борынлы түгәрәк бите һәм чак сизелерлек елмаю уйнаган алсу иреннәре … Еники Әмирхан . Икенче көнне
- Дөрес, башта, танышуның беренче вакытларында, без еш-еш кына клуб, театр кебек урыннарда очраша идек. Еники Әмирхан . Икенче көнне
- Без бер-беребездән ераклаштык, сукмакларыбыз аерылышкандай, ул каядыр икенче якка, башка кешеләр арасына кереп китте, минем язмышым да икенче берәүләр белән бәйләнде һәм мәхәббәтнең «әчесен-төчесен» башкалар белән татырга туры килде. Еники Әмирхан . Икенче көнне
- Тора-бара без бер-беребезне сирәк, елга берничә тапкыр гына күрә башладык, ахырда, баш иеп исәнләшеп үтүчеләр генә булып калдык. Еники Әмирхан . Икенче көнне
- Бу минем өчен һич көтелмәгән нәрсә булды, башта мин уңайсызланып киттем, соңра борчылып уйлана башладым. Еники Әмирхан . Икенче көнне
- Мин, аның башына шундый уй килә күрмәсен дип, сүзләремнең саф күңелдән әйтелгән булуын тизрәк белдерергә ашыгам: — җибәрмичә яхшы иткәннәр, чын-чын! Еники Әмирхан . Икенче көнне