Результаты поиска
- Коскан аваз чыгарып, бүре ках-кых килә башлады, авызыннан селәгәе агып чыкты, бичара ерткыч бер-ике тартылып, артка чигенеп, ычкынырга тырышып караган иде. Батулла Рабит . АКБҮРЕ
- Бүре тешләре кысыла башласа, Сыртак кулын тамакка тирәнрәк тыга. Батулла Рабит . АКБҮРЕ
- Бүренең сулышы кысыла, күзе калка, җанвар укшый башлый. Батулла Рабит . АКБҮРЕ
- Кулны бераз бушаткач, бүре сулый. Батулла Рабит . АКБҮРЕ
- Сыртак артышны билбавына кыстырып, уң кулы бүре тамагында килеш, арты белән кайтыр юлга борылды. Батулла Рабит . АКБҮРЕ
- дип, бүренең телен тартты. Батулла Рабит . АКБҮРЕ
- Бүре кешенең ни әйткәнен дә, ни теләгәнен дә бик яхшы аңлады. Батулла Рабит . АКБҮРЕ
- Иңсәсе аша кайтыр юлга караштыргалап, Сыртак артка чигенә-чигә; аның артыннан, теләр-теләмәс, бүре атлый. Батулла Рабит . АКБҮРЕ
- Шулай дигәч, бүре гаепле сыман аучыга карады да күзен читкә алды. Батулла Рабит . АКБҮРЕ
- җыелган халыкны аралап, мочтакбай бүрегә якын килде. Батулла Рабит . АКБҮРЕ