Results count: 9062, search took 0.001 sec.

Search results

  1. Дошманының чак кына исе җуела калудан файдаланып, Көчле кеше бүре башына мылтык белән тагын китереп орды һәм мылтык шартлап сынып та чыкты. Әхсән Баян . Төлке тоту кыен түгел
  2. Сынык мылтык белән булса да тагын бәрмәкче иде, бүренең кинәт башы кыегайды, һәм шул арада Тата мылтыкның теткәләнгән түтәсен хәлсез дошманының авызына каптырды. Әхсән Баян . Төлке тоту кыен түгел
  3. Бүтәннәр балтамы, сәнәкме эзли торганда, аучының башына икенче төрле фикер төшеп, ул тиз генә чалбар каешын ычкындырды да бүре янына яңадан кереп китте һәм, ничәдер минут үтүгә, кулына сынык мылтыгын тоткан килеш, бүрене көч-хәл белән өстерәп кешеләр арасына алып чыкты. Әхсән Баян . Төлке тоту кыен түгел
  4. Тана хәтле бүре тере килеш халык аягы астында аунап ята иде. Әхсән Баян . Төлке тоту кыен түгел
  5. Тата үтенече белән авыл картлары бүрегә борынчак әмәлләгәч һәм ерткычны салам ташый торган зур гына кул чанасына яткырып бәйләгәч, авылны чыкканчы озата килделәр. Әхсән Баян . Төлке тоту кыен түгел
  6. Юл инде югарыдан, бая бүре качкан чокырлар өстеннән уза. Әхсән Баян . Төлке тоту кыен түгел
  7. Чана җиңелрәк шуа башласа, Тата артка, бүрегә борылып карый. Әхсән Баян . Төлке тоту кыен түгел
  8. әмма тана хәтле бүре шактый авыр — ауса, яңадан чанасы-ние белән әйләндерүе җиңел булмаячак. Әхсән Баян . Төлке тоту кыен түгел
  9. Бая бүре өч аяклап чапканда Тата, ике генә аяк белән булса да, барыбер куып җитте. Әхсән Баян . Төлке тоту кыен түгел
  10. Бүре шуны сизгәнгә күрә тыныч кына, горур гына ята шикелле. Әхсән Баян . Төлке тоту кыен түгел