Результаты поиска
- Мин терсәкләр белән тез башына таянган көе, китапны бик түбән тотып, бөтен гәүдәм белән иелеп укыдым. Нурихан Фаттах . """Эттә"""
- Баланың башына ак кәҗә мамыгыннан бәйләнгән йомшак, йөнтәс башлык, өстенә бик зур ике кара төймә белән каптырылган кыска гына сырма кидерелгән, аякларында исә өр-яңа нәни генә кызгылт чүәк иде. Нурихан Фаттах . """Эттә"""
- Бәрәңге бакчасының аргы башына шул үләнне махсус чәчкән иде гаптелмән. Камалов Хисам . Куянның күзе нигә кызыл?
- әлфис уянып китсә, башына сыртын куеп мәче яткан икән. Камалов Хисам . Куянның күзе нигә кызыл?
- Юра, күп уйлап тормастан, карчыкның да башына томырды. Сәгъди Рәдиф . ҖИТЛЕГҮ
- Хатын ыңгырашып аңына килә башлаган иде, голиков бар көченә башына китереп суккач, мескен хатын кабат тынып калды. Сәгъди Рәдиф . ҖИТЛЕГҮ
- Идәннән мич башына, мич башыннан караватка, караваттан идәнгә … Батулла Рабит . ТУГАН ҖИРГӘ КАЙТУ
- Идәннән караватка, караваттан мич башына, мич башыннан идәнгә. Батулла Рабит . ТУГАН ҖИРГӘ КАЙТУ
- Башына ертык ката кигән ата мәчене күргәч, тавыклар дөнья куптарып кытакларга тотынганнар. Батулла Рабит . ТУГАН ҖИРГӘ КАЙТУ
- Ләкин ул башка хайваннарның саз яратмаганнарын башына да китермәгән. Батулла Рабит . ТУГАН ҖИРГӘ КАЙТУ