Количество результатов: 13096, поиск занял 0.001 сек.

Результаты поиска

  1. Халык исә, үз күзе алдында, тәгъбирләренчә, сиратка кереп киткән егетләрнең шуннан ничек кичүен, ягъни «кырылыпмы», калыпмы чыгуын белми калмас өчен, тиз генә кызыл өйнең аргы башына барып, шундагы ишек тирәсенә җыелды. ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ . """ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР"""
  2. Халык та кызыл өйнең бер төн ягына, бер кыйбла башына килеп, бер яктан никрутны кертеп, икенчедән каршы алуда дәвам иттеләр. ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ . """ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР"""
  3. Халык тагы кызыл өйнең кыйбла як башына тыгыз-лана-тыгызлана җыела башлады. ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ . """ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР"""
  4. — Пи эшлим, чәчне кәләпүш эченә тыктым да, өсткэ җөббә киеп, «урыс кенәгә» ләренең барын җыеп, әни хөрмәте өчен, ышкаф башына аттым. ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ . """ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР"""
  5. Ахырдан, аптырагач, мал табу өчен башка җүн беткәч, адәм башына килмәслек этлекләр уйлый башлаганнар. ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ . """ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР"""
  6. Шул егет кара каеш белән иптәшенең муенына асылган зур гармунны алды да, кызыл өйнең кыйбла як башына таба барып, шунда аяк астында тәгәрәп яткан калын бүрәнәгә утырды һәм бик җай гына, бик акрын гына уйный башлады. ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ . """ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР"""
  7. Ул шул халык диңгезе таралып, кәрван күздән гаиб булганчы карап торды да башына әллә ничек килеп төшкән: «Менә киттеләр дә, бичаралар», — дигән уй белән өенә керде. ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ . """ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР"""
  8. Аның салдатка алынуы һичкемнең башына килми иде. ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ . """ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР"""
  9. Табигатьнең хәзерге хәле хәятлы түгел; гүя ул бу минутларда үз алдына, үз башына тора, гүя ул үзенең башка вакыттагы колларына киберле бер салкынлык саклый; гүя аның һичкемгә илтифаты юк, гүя ул хәзер үзен ялгыз вә ерак тота, — шуның өчен гүя җаны да беленми, теле дә сөйләми … ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ . """ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР"""
  10. Ул үзенең бу өмитенә, бу ышанычына, башка һәркемнән бигрәк, анасыннан, йөрәк бәгыре газиз әнкәсеннән ярдәм эзли, аны егылмаска бер терәк итеп сизенә иде, — моның киресен уйлау, ул Зыяны сөя торып та, газиз әнкәнең аңа каршы бер кыл кыймылдатуы — мәгъсум кызның башына кереп тә чыкмый иде. ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ . """ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР"""