,
search took 0.001 sec. Search results
- Кыз язуны укыганда кызыл комач кебек кызарды, кулындагы каләм башын авызына кабып, бераз уйланып торгач, шул ук кәгазь бите артына: «Эшем унҗиде сәгатьтә тәмамлана»,. Габдулла Галиев . Сандугач
- Нур чәчеп торган елмаюлы зәңгәр күзләрен Мансурга төбәп, йә кыйммәтле Париж хушбуе сеңгән бөдрә чәчле башын аның күкрәгенә куеп, биеде дә биеде. Габдулла Галиев . Сандугач
- Мунчадан соң әнисе түшәгән йомшак йорт мендәренә башын куеп йоклап алгач, бакчаларына чыгып, алмагачларны, карлыган куакларын, каралты-кураларны урап йөрде. Габдулла Галиев . Сандугач
- Кыз тартынып кына егетнең бит очыннан үпте, үзе бик гөнаһлы гамәл кылгандай, оялып башын түбән иде. Габдулла Галиев . Сандугач
- Мансур анасының сүзен бүлмичә, гаеп эшләп ташлаган бала кебек, башын аска иеп тыңлады. Габдулла Галиев . Сандугач
- Мансур уңайсызланып башын түбән иде. Габдулла Галиев . Сандугач
- Мансур куллары белән башын учлап шактый вакыт нәрсә уйларга белмичә утырды. Габдулла Галиев . Сандугач
- Мансур, гаеп эшләп ташлаган бала кебек, башын түбән иеп утыруын дәвам итте. Габдулла Галиев . Сандугач
- Бар көченә ухылдый-ухылдый, күчәр башын күтәреп тәгәрмәчне кертәм дигәндә ат, йә алга тартылып, йә артка чигенеп, тәгәрмәчне кертергә ирек бирмичә газаплап, шыбыр тиргә төшерде. Габдулла Галиев . Сандугач
- Галия, Мансур тәгәрмәчне кидереп, тәҗене ялгаганчы атның башын тотып торды. Габдулла Галиев . Сандугач