,
search took 0.001 sec. Search results
- башы-аягы ике иҗектән торган шул мәкальләргә игътибар итегез: боларда иң борынгы юл башы рифмалары да, соңгырак юл ахыры рифмалары да бар, авазларның сайланышларында да закончалык бар. Нәкый Исәнбәт . Татар халык мәкальләре : мәкальләр җыелмасы : 1 нче том
- Сүзнең башы — бер пычак, Төбе — бер кочак. Нәкый Исәнбәт . Татар халык мәкальләре : мәкальләр җыелмасы : 1 нче том
- 337 337 76 7676 82 82 8383 85 7474 75 75 75 75 127 Атның башы өлкән булса, Сугым була, ди; Ирнең башы өлкән булса, югым була, ди. Нәкый Исәнбәт . Татар халык мәкальләре : мәкальләр җыелмасы : 1 нче том
- Югыйсә аларны һәр ритмик берәмлекләргә бүлгәләп язуның кирәге юк, бәлки шигъри бүленеше һәм юл башы, юл ахыры рифмалары күренеп торган яки янәшәлек алымы шуны таләп иткән урыннарда гына алар бүленеп язылырга тиешләр. Нәкый Исәнбәт . Татар халык мәкальләре : мәкальләр җыелмасы : 1 нче том
- Тагын да бик әһәмиятле һәм билгеләп үтәргә тиешле фактларның берсе дә безнең мәкальләрдә юл ахыры гына түгел, юл башы рифмаларының булуы. Нәкый Исәнбәт . Татар халык мәкальләре : мәкальләр җыелмасы : 1 нче том
- Бу урында, бәлки, әйтерләр: мәкальләрдә бертөрле авазларның кабатлануы һәм чиратлашулары гомуми бер хәл, бу инде аллитерация һәм ассонанс; шулай булгач, алар, теләсә, эчке авазларга туры килсен, теләсә, юл башы яки юл ахырларында килсен, анысы рифмага кайтып калмый, бәлки очраклы хәл генә, диярләр. Нәкый Исәнбәт . Татар халык мәкальләре : мәкальләр җыелмасы : 1 нче том
- Ләкин юл башы авазларының кабатлануы очраклы хәл генә булмыйча, төп урыннарның берсен алып торуын күрсәтү өчен, бу мисаллар юри күбрәк китерелә дә. Нәкый Исәнбәт . Татар халык мәкальләре : мәкальләр җыелмасы : 1 нче том
- Мондый алым бик борынгы һәм тарихи заманнарга, андагы традицияләргә кайтып кала, чөнки элек безнең мәкальләрдә генә түгел, халык җырларыбызда да юл башы рифмасы булган, бу исә әлегә кадәр сакланган борынгы җырларыбызда, бигрәк тә йола җырларында күренә: Тарак теше сынганда Тарыктырган инәкәм. Нәкый Исәнбәт . Татар халык мәкальләре : мәкальләр җыелмасы : 1 нче том
- Билгеле, мәкальләрнең юл башы хәрефләре кабатланмаганнары да күп һәм бөтенләй үк рифмасыз булганнары да күп. Нәкый Исәнбәт . Татар халык мәкальләре : мәкальләр җыелмасы : 1 нче том
- Аннары ул юл башы рифмалары бер үк хәрефләрнең туры килүләренә генә кайтып калмыйча, башка хәрефләр белән рифмалашуы да бар һәм аларның чиратлашуларының да үз канун, үз тәртипчәнлеге бар, урын тарлыктан монда аларга тукталынмый. Нәкый Исәнбәт . Татар халык мәкальләре : мәкальләр җыелмасы : 1 нче том