,
эзләү 0.001 секунд барды Эзләү нәтиҗәләре
- Башымны кисәк кенә күтәреп, колак салып тора башладым: нечкә кыңгырау тавышына кушылып кызлар көлүе ишетелде, ул да булмый, сыздырып гармун уйнап җибәрде. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
- Күземне ачсам, лапаска менә торган баскычта җиңгәчәйнең башы! Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
- Чишенә торган мунча алды чип-чиста, агач чөйләргә кызыл башлы сөлгеләр эленгән, киң сәкегә зур ак җәймә ябылган … Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
- Яшьләрне шулай кеше күзеннән яшереп кенә кертеп чыгаргач, мунчаның парын-суын яңартып дигәндәй, башта кодаларны, аннары безнең ише кунакларны кертә башлыйлар. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
- Башта җиңгәчәй килеп әйтте: — Хәзер бар инде, кияү белән күрешеп чык, — диде. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
- Көн яктысыннан келәт эченә килеп кергәч, башта бернәрсә шәйли алмыйча тордым. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
- Нәкъ үз өендә яңа гына урыннан торган хуҗа сыман утыра: кыек якалы сары сатин күлмәгенең изүен чишеп җибәргән, кара кәләпүшен арткарак этәргән, кулындагы кызыл башлы озын сөлге белән тирләгән, кызарган муенын-битен әледән-әле сөрткәләп ала … Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
- Мин аңа карадым да каттым, башымда әллә никадәр сораулар туды: кем ул, кемнең баласы, нинди кеше, яхшы егетме, белеме бармы, яратып өйләнгәнме, бәхетлеме? Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
- Мин хәтта аның чыбылдыкны аз гына төртеп торган тез башларын да шәйлим шикелле … Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
- Тез башларын гына түгел, бөтен кыяфәтен — сөрмәле күзләрен дә, хуш исле чәчләрен дә, уйчанлана төшкән, әмма бәхетле көлемсерәгән йөзен дә, ничектер үсебрәк киткән нечкә-сылу гәүдәсен дә ап-ачык күреп торам кебек … Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау