,
поиск занял 0.001 сек. Результаты поиска
- Баеп барган кояшның кыйгач нурлары мәктәпнең исәпсез-хисапсыз тәрәзәләрендә шундый бер көч белән балкый, таш стеналарга шундый нәфис алсу төс йөгергән, – кечкенәдән үк ияләнелгән бу гади бина Ләләнең күзләренә ничектер бөтенләй башка булып, бик зур асыл таштан, җәүһәр-якутлардан сырлап ясалгандай булып күренде. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- Авыр ишекләрне каерып ачып, Ләлә мәктәпкә керде, бер кулы белән башыннан шәлен йолкып, икенчесе белән төймәләрен ычкындыра-ычкындыра, чишенү бүлмәсенә йөгерде. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- Лаврлар, пальмалар, самшитлар белән бизәлгән якты вестибюльгә аяк баскач ук, Ләләне бәйрәм гөрелтесе чолгап алды, – бал кортларының яз башында беренче тапкыр болыннарга, урманнарга чыгып китүләрен хәтерләткән бу гөрелте бирегә югары катлардагы киң коридорлардан агылып килә иде. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- Ләлә, шомарып беткән култыксага тотынган килеш, башын күтәреп, өченче каттагы бер иптәшенә кул болгады: 9 – һаҗәр, безнекеләр җыелып беттеме? Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- Кунаклар турысыннан үткәндә, Ләлә адымнарын әкренәйтә төште (Галим булмагач, ашыкмасаң да ярый, Галимсез барыбер башламыйлар: ул баш рольдә уйный) һәм, кунакларның стенадагы кызыллы-каралы ефәк тасмалар белән уратып алынган рәсемгә карап торуларын күреп, сүзнең шушы кара кашлы, какча йөзле, тыныч, кыю карашлы егет турында – халык батыры исемен алуга ирешкән әнвәр Шакиров турында барганлыгын аңлап алды. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- Нәкъ менә шушы кызу көннәрдә Галим урмановка берьюлы ике эш йөкләделәр: ул спектакльдә баш рольләрнең берсен уйнарга һәм, Кызыл Армиянең егерме ике еллыгы хөрмәтенә багышлап, шәһәр күләмендә үткәреләчәк ярышка укучылардан сигез кешелек команда әзерләргә тиеш иде. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- Галимне эзләргә барган тузгак башлы малай, ишектән керә-керә: – Урманов мехчылар клубында шахмат уйнап утыра, репетиция аның исендә дә юк! Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- Ул да баш рольләрнең берсен башкара бит. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- Наил шикелле, мин дә кара тактага мөгезле шайтан башлары ясарга керешимме? Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- Ул бик җиңел адымнар белән, башын бераз арткарак чөеп чыгып китте. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)