,
эзләү 0.001 секунд барды Эзләү нәтиҗәләре
- Театрның җитәкчесе, баш режиссеры раил садриев “Бүрене аягы ашата” мәкаләсен үзенә максат итеп куйган күрәсең. гөлназ шәйхетдин. Буа театры гастрольләрдән кайтып керми // Чыганак: http://www.azatliq.org/
- «Дача хикәясе» ндә ашханәгә керү хокукы бирә торган өч талонны дүрт кешегә бүлүнең мәгънәсезлеген күрсәтер өчен, язучы әсәр тукымасына «Бүре, кәҗә һәм кәбестә» әкият-табышмагын тулаем кертеп җибәрә (9, 121). И. К. Фазлетдинов . КӘРИМ ТИНЧУРИН ИҖАТЫНДА ФОЛЬКЛОР ТРАДИЦИЯЛӘРЕ
- Мәсәлән: «Күңел күзе булмаса, маңгай күзләрендә хикмәт аз» (8, 20), «Күзсезлек гарьлек түгел, эшсезлек гарьлек» (8, 20), «Корсак фикер сорамый, ипи сорый» (8, 27), «Ил көче — Идел көче» (8, 27), «Алма агачтан ерак төшми» (8, 49), «Күккә карап фикер ит, җиргә карап, шөкер ит» (8, 50), «Сүз тамак туйдырмый» (8, 52), «Дәрт бар, дәрман юк» (8, 54), «Юләрләрне чәчеп үстермиләр, алар үзләре туа» (8, 60), «Бар да бер булса, тәрәзәдән йөрерләр иде» (8, 62), «Иштең ишәк чумарын» (8, 65), «Байга ышану белән язгы бозга ышану — икесе бер» (8, 83) («Беренче чәчәкләр»); «Бүрене нихәтле кадерләсәң дә, урманга карый» (8, 101), «Чәй чәйләтә, йомыш йомышлата» (8, 102), «Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс» (8, 125), «Кунак ашы җирдә калмас» (8, 129), «Дөнья — куласа, әйләнә дә бер баса» (8, 129), «Яхшы булсаң — сый күрерсең, яман булсаң — ут күрерсең» (8, 131), «Ашым аш түгел, суым су түгел» (8, 131), «үткән эшкә салават» (8, 133), «Ерактагы Кояш якты була» (8, 134) («Американ»); «Илчегә үлем юк, көнчегә кием юк» (8, 255), «Какма кеше капкасын, үз капкаңны кагарлар» (8, 255), «Авызыңнан җил алсын, тузга язмаганны сөйләмә» (8, 276), «Синнән ир дә тумас, кыз да тумас, туса да тормас» (8, 287), «Бәхетсезнең итәгенә бодай салсаң, карга чүпләр» (8, 314) («Зәңгәр шәл»); «Татарга тылмач кирәкми» (8, 331), «Бер булса да бәрәкәтле булсын» (8, 338), «Кайда ипи — шунда туган өем минем, кайда дуслар — шунда туган илем минем» (8, 348), «муеның юан булса да, башың булсын» (8, 352), «Тел — сөяксез игәү» (8, 358), «Ил зар елый, зарын аңламыйлар, канлы яшен санламыйлар» (8, 360), «Батыр мәйданга төшсен, куркак моннан китсен» (8, 370), «җил кыйбладан, бәла-каза Ходайдан» (8, 371), «Кара халык — кара сарык» (8, 380) («Ил»); «үз илең — үз өең» (9, 105), «Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың» (9, 112), «Урманга утын төяп бармыйлар» (9, 113) («Дача хикәясе»); «Яхшы аш калганчы, яман корсак ярылсын» (9, 151), «Байлар бал эчкәндә, ярлыга су да юк» (9, 151) («Мәрҗәннәр») һ. И. К. Фазлетдинов . КӘРИМ ТИНЧУРИН ИҖАТЫНДА ФОЛЬКЛОР ТРАДИЦИЯЛӘРЕ
- Якында гына бүреләр улавы ишетелә. Рәдиф Сәгъди . ИРДӘҮКӘЛӘР
- Кулын тартып алырга теләгән иде, бүре дигәнең Айгөл бикә булып чыкты. Рәдиф Сәгъди . ИРДӘҮКӘЛӘР
- әле кырыйга киткәч тә талгун, котырган бүре кебек, тешләрен ыржайтты, алчынга ташланырга маташты. Рәдиф Сәгъди . ИРДӘҮКӘЛӘР
- Күз күреме җитмәслек ара үткәч кенә, ияреннән төшеп, яшел үлән өстендә котырган бүре кебек ырылдый-ырылдый, күз яшьләрен коеп тәгәрәп йөрде. Рәдиф Сәгъди . ИРДӘҮКӘЛӘР
- кирмәннең аксакалы ирсаф карт кисәтте бит үзеңне: ´Сак бул, сак бул, көтүеңдә бүре бар! Рәдиф Сәгъди . ИРДӘҮКӘЛӘР
- Кайдадыр мәче башлы ябалак кычкырды, кайдадыр бүре улап җибәрде. Рәдиф Сәгъди . ИРДӘҮКӘЛӘР
- үткән-барган сәүдәгәрләрнең сөйләвенә караганда, биредә энәдән алып дөягә, бүредән алып филгә хәтле сатыла икән. Рәдиф Сәгъди . ИРДӘҮКӘЛӘР