Эзләү нәтиҗәләре
- Баштарак авылларда театрның нәрсә икәнен дә, спектакльне дә аңламыйлар иде, безнең репликага кушылып, сораулы җөмләләргә җавап биреп, сөйләшеп, гөрләшеп утыра иделәр, алда колхоз рәисе озын таяк тотып тәртип саклый, спектакль барышында комачаулаган, сөйләшеп, безгә кушылып утырганнарның башына шул озын таягы белән суккалап ала, ә үзе залга карап утыра иде» 2,. Дания Гыймранова . Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры
- Гап-гади традицион сюжет: хәйләкәр, зирәк бер егет бозык күңелле бер бай сәүдәгәрне төп башына утыртып гашыйкларны кавыштыра. Дания Гыймранова . Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры
- Димәк, наглец үз башына кергән. Сәйдә Зыялы . Җиңел юл авырлыгы: повесть, хикәяләр, әңгәмәләр
- Туймазы районындагы “Башкортстан текстиль комбинаты” җәмгыятендә күптән түгел бер водитель тәгәрмәч белән булашканда ул, көрчегеннән ычкынып китеп, бу кешенең башына килеп бәрелә. Резида Вәлитова. Эшне генә түгел, гомерне дә саклыйсы иде // Чыганак: http://kiziltan.ru/
- Башкортстан дәүләт университеты ректорын сайлаулар башта апрель ае башына тәгенләнгән иде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
- Очрашу вакытында интернат хезмәткәрләре җан башына карап финанслау шартларында автоном эш режимына күчүче социаль учреждениеләрнең бюджеттан тәэмин ителеше мәсьәләләре ахырга кадәр хәл ителеп бетмәгәнлеге турында да сүз булды. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
- Йөк ташыган атның башына сукмыйлар бит инде. Гыйматдинова Нәбирә . Сер
- — Хакимнең пеләш башына чебен кунып аптырата, шуңа ул әледән-әле кулы белән буш һаваны «дөмбәсли» иде. Гыйматдинова Нәбирә . Сер
- Гөлфия үзалдына йомылгач, әниләре: «Курку башына бәргән», — диделәр. Гыйматдинова Нәбирә . Сер
- Бу хәл Гөлфиянең башына сыймый иде. Гыйматдинова Нәбирә . Сер