Search results
- Бүрене ат сыртына салып, дүрт аягын ат корсагы аша бәйләп, Сыртак әллә ничә тере бүре алып кайткан кеше. Батулла Рабит . АКБҮРЕ
- Ярый әле үзе исән калган, алагаем олы бүре белән йөзгә-йөз очрашып кара әле син. Батулла Рабит . АКБҮРЕ
- Кистән белән суктым дигәндә генә, олы бүре, кинәт туктап, җиргә сеңә. Батулла Рабит . АКБҮРЕ
- Куәт белән кизәнгән кистән бүрегә тими, үзе белән хуҗасын да иярдән каерып ала. Батулла Рабит . АКБҮРЕ
- Сыртак егылып, кар бураны уйнатып, тәкмәрләп бара, тизрәк аягына баса, ни булганын да аңлап бетерми, бүре аның сул кулына ябыша. Батулла Рабит . АКБҮРЕ
- Сыртак уң кулындагы кистән белән бүрегә сукмакчы була. Батулла Рабит . АКБҮРЕ
- Сунарчы кистәннән арынып, кунычындагы хәнҗәрен ала; ике тапкыр ян кабыргасына чәнечкәч кенә олы бүре сыртакны ычкындыра да урманга сөйрәлеп чаба. Батулла Рабит . АКБҮРЕ
- Бүре белән сугышканда, сыртакның күзенә ат гәүдәсе чалынып китә. Батулла Рабит . АКБҮРЕ
- Бүредән котылгач, аучы аңлый. Батулла Рабит . АКБҮРЕ
- җен суккан олы бүре кай арада атның бот сеңерен чәйнәп өлгергән? Батулла Рабит . АКБҮРЕ