Нәтиҗәләр саны: 9062, эзләү 0.001 секунд барды

Эзләү нәтиҗәләре

  1. Бүрене ат сыртына салып, дүрт аягын ат корсагы аша бәйләп, Сыртак әллә ничә тере бүре алып кайткан кеше. Батулла Рабит . АКБҮРЕ
  2. Ярый әле үзе исән калган, алагаем олы бүре белән йөзгә-йөз очрашып кара әле син. Батулла Рабит . АКБҮРЕ
  3. Кистән белән суктым дигәндә генә, олы бүре, кинәт туктап, җиргә сеңә. Батулла Рабит . АКБҮРЕ
  4. Куәт белән кизәнгән кистән бүрегә тими, үзе белән хуҗасын да иярдән каерып ала. Батулла Рабит . АКБҮРЕ
  5. Сыртак егылып, кар бураны уйнатып, тәкмәрләп бара, тизрәк аягына баса, ни булганын да аңлап бетерми, бүре аның сул кулына ябыша. Батулла Рабит . АКБҮРЕ
  6. Сыртак уң кулындагы кистән белән бүрегә сукмакчы була. Батулла Рабит . АКБҮРЕ
  7. Сунарчы кистәннән арынып, кунычындагы хәнҗәрен ала; ике тапкыр ян кабыргасына чәнечкәч кенә олы бүре сыртакны ычкындыра да урманга сөйрәлеп чаба. Батулла Рабит . АКБҮРЕ
  8. Бүре белән сугышканда, сыртакның күзенә ат гәүдәсе чалынып китә. Батулла Рабит . АКБҮРЕ
  9. Бүредән котылгач, аучы аңлый. Батулла Рабит . АКБҮРЕ
  10. җен суккан олы бүре кай арада атның бот сеңерен чәйнәп өлгергән? Батулла Рабит . АКБҮРЕ